Себерке белән хоккей, уха һәм бик күп позитив

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Олы Карагуҗа авыл җирлегендә Яңа ел каникуллары күңелле тәмамланды.

Олы Карагуҗа авылында мәдәният йорты янында җирле балалар өчен саф һавада уеннар үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп себеркеле хоккей уйнап, көч сынаштылар, аралаштылар һәм яңа уку чиреге алдыннан уңай хис-кичерешләр тупладылар.

-Олы Күлбаш авылы халкы да читтә калмады. Мәдәният йорты янында алар өчен гаилә уеннары оештырылды. Теләүчеләр тауда шудылар, казанда пешерелгән уха һәм өй токмачы белән сыйландылар, самовардан татлы чәй эчтеләр, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International