Яшел Үзәндә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы узды

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Киңәшмә барышында ЮХИДИнең Зеленодольск районы буенча бүлекчәсе начальнигы Рамил Идиятуллин агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларындагы эшкә йомгак ясады:

"Ел башы статистикасы борчулы динамика күрсәтә. Ике ай эчендә шәһәр һәм район территориясендә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә 4 кеше һәлак булды һәм 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды".

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл - транспорт һәлакәтләре саны 3 очракка арткан (+60%), һәлак булучылар саны - 4 кешегә (+100%), яралылар саны-2 кешегә (+40,5%).

Утырышта исерек килеш транспорт белән идарә итү проблемасына аерым игътибар бирелде. Елның беренче ике аенда гына да ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан 41 исерек машина йөртүче тоткарланган.

❗ ️ Әгәр сез исерек машина йөртүчене күрсәгез, бу хакта 8(84371) 4-47-04 дежур часте телефоны аша хәбәр итегез яки аноним @gibddzelbot боты ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International