Яшел үзәнлеләрне "Үлемсез полк” акциясендә онлайн катнашырга чакыралар

2021 елның 2 мае, якшәмбе

2021 елның 9 маенда җирле вакыт белән 15.00 сәгатьтә Россиянең барлык төбәкләрендә «Үлемсез полк»онлайн-йөреше узачак.

2021 елның 7 маена кадәр "Үлемсез полк» проекты сайтында 2021.polkrf.ru/ - социаль челтәрләр аша яки “Банк памяти” сайтында sber9may.ru/ гариза бирегез, ветераннарның фотолары трансляциягә керергә тиеш.

Йөрештә катнашуыгыз хакында, сезнең Геройның “Үлемсез полкта”гы вакыты турында алдан хәбәр ителәчәк.
Трансляциягә төгәл вакытка сылтаманы дусларыгыз һәм туганнарыгызга җибәрә аласыз.

Геройларыбызның батырлыкларын бергәләп саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International