Республикада узган тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган, барлык очраклар да контактта булганнар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
23 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 12 кеше өйдә дәвалана. Казанда — 15, Яр Чаллыда — 11, Сарман, Минзәлә, Тукай районнарында — 2әр, Яшел Үзән, Спас, Түбән Камада-1әр кеше зарарланган.
Республикада 4 майга барлыгы 20 602 Covid-19 очрагы ачыкланган. 17 619 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән тәүлек эчендә 10 кеше.
257 573 кеше вакцина алды, шуларның 167 471е икенче прививкасын ясаткан.