Яшел Үзәндә социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 9 июне, чәршәмбе

Яшел Үзән балалар музыка мәктәбендә социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан тантаналы кичә узды.

Хөрмәтле кунаклар арасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Денис Лулаков бар иде.

- Сез - безнең горурлыгыбыз, үзегезне иң катлаулы һөнәр ияләренә багышлап, белем белән генә түгел, зур йөрәгегез аша халык белән эшләүче кешеләр! Чын күңелдән сезне бу бәйрәм белән котлыйм һәм сезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек, бәхет телим, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Эльмира Әмир кызы.

Залда алкышлар тынмады, чөнки катнашучылар арасында ведомство хезмәткәрләре генә түгел, ветераннары да, аның иң яхшы кадрлары һәм тугры дуслары да бар иде.
Бүләкләү тантанасында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, шулай ук махсус бүләкләр - Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевның Мактау грамоталары, күпьеллык намуслы хезмәте, югары профессионализм һәм җаваплылык өчен тапшырылды.

Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен матур концерт программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары оркестры, шулай ук музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International