Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Туган телен кадерләгән халык кадерле
2022 елның 7 феврале, дүшәмбе
Яшел Үзәннең 3нче гимназиясендә «Үз халкын данга күмгән татарлар» дип аталган Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе быел җиденче тапкыр узды һәм ул шәһәр, район укучыларын гына түгел, ә читтә яшәүче милләттәшләребезне дә берләштерде. Хәтта конференциянең ачылыш тантанасын да Саха (Якутия) рес публикасы,Түбән Та гил шәһәрендә яшәүче педагог лар элемтәгә чыгып, сә ламнәрен җиткерде. Ә инде укучылары ZOOM трансляция аша эшләрен яклады. Гимназия директоры Марина Ильина биредә эшләп килүче «Күренекле татарлар» музее кысаларында узучы конференция нең максаты татарлар тормышын, аларның иҗатын, мирасын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау, укучыларда халкыбыз һәм туган җире белән горурлану хисе тудыру, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү юнәлешендә уздырылуын билгеләп үтте. Конференциянең фәнни җитәкчесе педагогия фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университеты Педагогика һәм психология институтының мәктәпкәчә белем бирү һәм методика кафедрасы мөдире Валерьян Габделхаков исә төрле милләт вәкилләре белем алган (якынча 200ләп татар һәм 800 рус) гимназиядә поликультуралы белем бирү төп юнәлешләрнең берсе булуын ассызыклады һәм шушы конференция моның ачык мисалы. Конференция эше тугыз секциядә татар һәм рус телләрендә дәвам итте: «Сәясәт, фән, медицина, cпорт, мәдәният, әдәбият, сәнгать өлкәсендә күренек ле татарлар», «Шушы яктан, шушы туфрактан без» һәм башкалар. Укучыларның эчтәлекле чыгышларына Казан федераль университеты галимнәре, аспирантлары, укытучылар бәя бирде. Икенче секция эшендә үземә дә катнашырга туры килде. Анда укучылар туган як тарихына һәм безнең төбәктә билгеле язучылар, галимнәр, укытучылар турында эзләнү эшләрен сөйләде. Шуңа да минем өчен бу секция аеруча кызыклы булды. «В.В.Карпов исемендәге лицей» укучысы Кәбир Газимҗанов Айдар авылының үткәне һәм бүгенгесе турында шундый кызык лы, тирән эчтәлекле чыгыш тәкъдим итте. Ә сөйләм теленең чиста, камил булуы барыбыз ны да таң калдырды. Баксаң, алты яшенә кадәр Кәбир авылда яшәгән икән. Булдык лы егет киләчәктә дә туган ягы, туган теле белән горурланыр дип ышанасы килә. Акъегет мәктәбе тарихын өйрәнгән Илсинә Нигъ мәтҗанова үз темасын шуның кадәр бирелеп өйрәнгән, укымыйча гына күңеленнән сөйләве ошады. Олы Ачасыр мәктәбе укучысы Алмаз Шәйхиев якташыбыз Резидә Ганиева иҗатын җентекләп тикшергән. Ә Акъегет мәктәбе укучысы Чулпан Сафиуллина авылдашлары, хөрмәтле укытучы Рәйханә Зәйнуллинаның китаплары белән таныштыр ды. Чынлап та, кон ференциягә әзерлек барышында нинди теманы яктыртыйм икән диеп, әллә каян эзләнәсе юк. Талантлы шәхесләр безнең арабызда да бик күп. Елдагыча Норлат мәктәбе ныклы әзерлек белән килгән һәм җиде укучылары да иҗади-тикшеренү эшләре белән призлы урыннар алды. Укучыларның ни дәрәҗәдә әзерләнеп килүләрен, дулкынлануларын күрә торып, урын бирүе, әлбәттә, җиңел эш түгел. Һәммәсе дә нык тырышкан. Шушы ук гимназиянең 8нче сыйныфында укучы кызым Мәликә берничә секциядә татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады, әлбәттә инде, әзерлек барышы, соңгы көннәрдә көзге каршына басып кат-кат сөйләве күз алдымда. Һәм башкаларның да ничек борчылуларын яхшы аңлыйм. Шуңа да һәр катнашучы үзе өчен ниндидер яңа тема ачкан, өйрәнгән икән, бу үзе бер җиңү дигән сүз. Ә яшь буынның туган телебезне, туган җиребезне хөрмәтләүләре бары горурлык хисләре генә уята.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Яшел Үзәндә ПДН хезмәткәрләрен котладылар
31 майда эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 91 ел тула.
Яшел Үзән районы Татарстан мәктәп футбол лигасы призерлары арасында
Турнирда бөтен республикадан 500дән артык команда һәм 17 000 яшь футболчы катнашты!
Компьютер клубларына килүчеләр өчен белешмәлек
Балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә диверсия-террорчылык эшчәнлегенә вербовкалау куркынычы
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз