КФУ галиме карның кайчан эрүе турында сөйләде

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе
Февраль аенда һава торышы комфортлы булачак. Климатик яз март азагы - апрель башында киләчәк. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте. "Февральдә уртача айлык температура климат нормасыннан 1,5 градуска югарырак булыр дип көтелә. Климатик норма бу айда „минус“ билгесе белән 10 градус тәшкил итә. Явым-төшем норма чикләрендә фаразлана, ул якынча 34 мм. Февральдә без комфортлы булыр дип көтәбез», — диде ул. Март - язның беренче ае, әмма асылда ул кышның дәвамы. Җылы чор безнең якларда, гадәттә, 31 март - 3 апрельдә уртача күпьеллык климат күрсәткечләре буенча башлана. Ул чакта яз башлана һәм уртача тәүлеклек температура ноль градустан күчә. Яз, тәүлеклек уртача температура 15 градустан аша күчкәч тәмамлана. Гадәттә, бу май урталарында була. Әмма узган ел Казанга җәйге җылылык инде 9 майда ук килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International