Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Тавыш ул чыгарсаң – чыга, чыгармасаң – юк»
2022 елның 9 феврале, чәршәмбе
Менә инде Күгәй авылында 58 ел ире Искәндәр абый өчен ышанычлы терәге һәм зирәк тормыш иптәше булып, ничә елдан бирле килене белән уртак тел табып, килешеп гомер итүче Тәскирә апа гаиләдәге тынычлыкны саклауның серен менә шул сүзләр белән гап-гади генә итеп әйтте дә бирде: «Тавыш ул чыгарсаң – чыга, чыгармасаң – чыкмый», – диде. Алтын сүзләр! Ялгышмаган Искәндәр Хәйруллин үзенә яр итеп «урман кызы»н сайлап. Нигә «урман кызы»мы? Чөнки ул 26 ел буе урман каравылчысы булып эшләгән Хәбибулла абыйның олы кызы. Аның табигать кочагында үскән, шуннан авыл мәктәбенә йөреп белем алган, уңган һәм чибәр дүрт кызын да Күгәй егетләре үзләренә яр итә. Гомерләре буе туганлашып, дус булып, бер-берсенә кунакларга йөрешеп яшәүләрен Тәскирә апа бик шатланып сөйли. Искәндәр абый белән өч бала: ике кыз, бер малай үстергәннәр һәм бүгенге көндә төп нигездә калган уллары Илнур, киленнәре Зөлфия гаиләсе янәшәсендә, бер түбә астында гомер итәләр. Яшьләрнең өч баласын тәрбияләүдә, йорт-җир тирәсендәге эшләрдә олы ярдәмче, күз-колак, киңәшче алар. Чөнки, әтисе эшен дәвам итеп, «МТЗ-82» техникасында эшләүче Илнур да, сыер савучы Зөлфия дә, аңлавыгызча, өйдә күп вакытларын уздыра алмый. «Әтисе эшен дәвам итеп» дидем. Әйе, колхоз кырларында сука өч бертуган Хәйруллиннарда булган. Искәндәр, Илдар, Ринат – өчесе дә механизатор, авылдан бер адым да читкә чыкмаганнар, туып үскән авыл кырларында гомерләре буе тир түккәннәр. Башта сигез ел фермада эшләдем: учетчик, фуражир, зоотех ник вазифаларын башкардым, завгараж булдым. Ә инде 1963 елда тракторга утырдым һәм төшмәдем. «ДТ-75»тә 35 ел эшләдем, – ди Искәндәр абый. – Ул вакытларда бер кыр да буш калмый иде, көне-төне эшләдек. Юллар юк, язын-көзен-кышын тракторсыз булмый, чөнки башка техника бата. Авылдашларның да йомышлары күп, ничек ярдәм итмисең? Авыр хезмәтен намус белән башкаруы бушка үтмәгән, күргәннәр һәм бәяләгәннәр. 1987 елда РСФСРның атказанган механизаторы исеме бирелә, «Москвич» автомобиле белән бүләклиләр. Ул вакыттта мондый машинада йөрүчеләр якын-тирәдә бармак белән санарлык булгандыр. Юлсызлык чорларында берәр эш белән чыгып киткән иренең исән-сау кайтып җитүен тели-тели көтеп үткәргән көннәре генә түгел, төннәре дә күп булгандыр Тәскирә апаның. Кул эшенә бик тә оста хатын ул чакларда йә йон эрләп, йә бәйләп вакытын үткәргәндер. Көненә алтышар орчык йон эрләгән чакларым булды, дип искә ала ул. Ә бит Тәскирә апа да өй саклап, өйдә утырмый. – Бозау да карадым, сыер да саудым. Барысы да кул һәм җилкә белән эшләнде. Терлекләргә суны көянтә-чиләк белән бәкедән ташып эчерә идек. Зур хайваннар гына түгел, тавык, куян, сарыклар да бар иде фермада, – дип сөйли «урман кызы». – 98 бозауга җитәрлек суны башта котельныйга ташыйсың, җылыткач, бозауларга бирәсең. Силосны кул белән кисә идек. Авыр заманда эшләдек, иту да рәхәт булган. Хәзер безнең күз белән карасаң, шаккатмалы инде: шуның кадәр физик эшләп, эт булып арып өйгә кайтып, андагы шундый ук авыр хезмәтне башкарырга көч каян алдылар икән?! Шул тормышта кайнаган арада баласын да табарга, ашарга да пешерергә, миченә дә ягарга һәм тагын санап бетереп булмаслык нәрсәләр майтарырга өлгергән бит әле ул чор кешесе. Искәндәр абый белән Тәскирә апа ике өй салган: башта өч тәрәзәлене 400 сумга сатып алып, үзләренә корганнар, аннары бүгенге көндә яши торганнарын булдырганнар. Ә хәзер инде уллары тырыша, киңәйтә, зурайта, чөнки үзләренең дә ишле гаилә – өч балалары үсеп килә. Гомумән, Тәскирә апа белән Искәндәр абый бай: аларның җиде оныклары һәм 4 онык чыклары бар. Балаларының кадер-хөрмәтендә яшәрлек бәхетле һәм тыныч картлыкка җиткәннәр. Алар моңа лаек. 60 ел бергә гомер итүләре – бриллиант туйларын да саулыкта һәм пар канатлы булып каршыларга язсын.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Яшел Үзәндә ПДН хезмәткәрләрен котладылар
31 майда эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 91 ел тула.
Яшел Үзән районы Татарстан мәктәп футбол лигасы призерлары арасында
Турнирда бөтен республикадан 500дән артык команда һәм 17 000 яшь футболчы катнашты!
Компьютер клубларына килүчеләр өчен белешмәлек
Балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә диверсия-террорчылык эшчәнлегенә вербовкалау куркынычы
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз