Яшел Үзәндә автомодель спорты буенча республика ярышлары узды

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе
Иҗат үзәгендә гади автомодельләр буенча республика ярышлары узды. Анда республиканың 7 муниципаль районыннан 44 спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга Казанның Авиатөзелеш районындагы мәктәптән тыш эшләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр, 2 урынга - Яшел Үзән, 3 урынга – Кайбыч районы яшьләре лаек булды. Шәхси зачетта үз категорияләрендә икенче урынны Яшел Үзән иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр - Сергей Колосов һәм Илья Артамонов яулады. Балаларны педагоглар Марат Клементьев һәм Юрий Прокофьев әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International