Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Халык күңелендәгесен бушатырга килә
2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе
Рус Әҗәле авыл җирлегендә халык җыеннары ел да Карашәм клубында уза. Биредә яңа бина төзелер дип инде ничә еллар өметләнәбез, халык та зарыгып көтә. Чөнки мондый клублар районыбызда берничә генә калды. Инде күптән җир белән тигезләнер гә тиешле мәдәният йортына быел да килдек. Әле дә ярый эчендә җылы һәм хезмәткәрләре дә кул кушырып утырмый, төрле чаралар гөрләп тора һәм карашәмлеләр өметне өзми. Яңа бинаны проектлау өчен акча бүлеп бирелгән һәм биредә 45 урынга яңа клуб төзелергә тиеш. Менә быел салачаклар дип язып чыгарбыз да, әлеге дә баягы үзгәрешләр кереп, кичектерелсә, алдакчы булып калырбыз. Шуңа күрә көтеп карыйк, вакыт күрсәтер. Рус Әҗәле авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина чыгышын йотлыгып тыңладык. Җитәкче җирлек тормышының һәр ягын, проблемаларын яктыртты. Һәр авылда ел саен, чишелеш тапмаганга, кабатланып торган мәсьәләләр күтәрелә. Биредә исә Карашәм белән Татар Әҗәле арасындагы юл проблемасы халыкның үзәгенә үткән иде. Республика карамагында булган юлга, ниһаять, узган ел ремонт башланды, аның яртысына асфальт җәелгән, калганы быел төзекләнеп бетәргә тиеш. Безнең территориядә өч су башнясы бар. Шуларның берсе «Чиста су» программасы буенча төзелде. Ә узган ел рес публика бәйгесендә катнашып, 1,5 млн сум грант оттык. Озак кына уйлашканнан соң, бу сумманы Карашәмдә яңа су башнясы төзүгә тоттык. Җирлектә су челтәре 6,1 чак рым тәшкил итә һәм аның 66 проценты тузган, – дип сөйли Гөлнара Семахина. Быел да, узган елгы кебек үзсалым акчасын 500 сумнан җыерга карар кылганнар. 2021 елда халыктан җыелган суммага Рус Әҗәлен дә һәйкәл салынган, балалар мәйдан чыгы урнаштырылган, Татар Әҗәле, Карашәм, Татар Наратлысында юл лар га вак таш җәелгән. Быел исә юлларны төзекләндерү, зиратларны рәсмиләштерү, су башнясын лицензияләү кебек эшләр каралган. Һәм һәр башлангычта ярдәм иткән депутатларга, актив авыл халкына башлык рәхмәтен җиткерде. Халыкның сәламәтлеген өч ФАПта эшләүче белгечләр кайгырта. ФАПның берсе модульле һәм монда квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. 2020 елда Рус Әҗәле ФАПына мөдир булып фельд шер Фәйрүзә Сәлахиева кайткан. Яшь белгечне авыл халкы да үз иткән. Фәйрүзә җыенда чыгыш та ясады. Аның сүзләренә караганда, коронавирустан барлыгы 88 кеше прививка ясаткан. Фельдшер авырудан сакланырга башкаларны да өндәде. Хисап җыелышында халык күңе лендәгесен бушатмаса, бик үк күңелле күренеш түгел безнең өчен. Ни өчен дигәндә, тормышта барысы да ал да гөл генә була алмый. Проблемалар бар һәм булачак та, ә инде аларны җиткерүче юк икән, монысы тагын да начаррак, халык җитәкчеләргә ышанычын югалтканмы әллә диеп уйлап куясың. Карашәм авылыннан Рокыя Маннапова яңгыраткан сорау күп җирлек ләргә кагыла. Рус Әҗәлендә сөтне литрын 25 сумнан Кайбычтан килеп җыялар икән, ә Карашәмдә Татар Танае эшмәкәре 21 сумнан килеп ала. Авыллар янәшә генә, аермасы 4 сум! Карашәмлеләр бик теләп күрше район кешесенә бирер иде, ул монда килүдән баш тарта. Күрәсең сөт җыючылар бу мәсьәләне үзара шулай хәл иткән. – Президент сөт бәясен күтәрергә кирәк дип әйткәнгә ничә ел вакыт уз ды. Ә ул бездә гел бер урында тора. Хәтта боз аша йөргән өчен бәя дә ел саен артып тора бит, – дип дөрес фикер җиткерде Рокыя ханым. Фәрит абый Садыйковны исә җир өчен салым түләү мәсьәләсе борчый. – Мин пай җирен беркемгә дә арен дага бирмәдем һәм үзем дә аннан файдаланмыйм. Ә җир өчен ел да салым түләү кәгазе килә. Мин аны үзем рәхәтләнеп эшкәртер идем, мал-туарым да бар, – ди ул. Җыенда катнашкан район Башкарма комитетының беренче урынбасары Александр Старостин Фәрит абыйга җирне ызанлап, үзенә рәсми ләш терү өчен районның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына мөрә җәгать итәргә кушты. Александр Владимирович үз чыгышында шәһәр һәм районда федераль һәм республика программалары ярдәмендә башкарылган күләмле эшләр белән таныштырып китте. Һәм авылның барлык иҗтимагый эшләрендә актив катнашкан, битараф булмаган гаиләләргә, бюджет хезмәткәрләренә район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Яшел Үзәндә ПДН хезмәткәрләрен котладылар
31 майда эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 91 ел тула.
Яшел Үзән районы Татарстан мәктәп футбол лигасы призерлары арасында
Турнирда бөтен республикадан 500дән артык команда һәм 17 000 яшь футболчы катнашты!
Компьютер клубларына килүчеләр өчен белешмәлек
Балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә диверсия-террорчылык эшчәнлегенә вербовкалау куркынычы
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз