Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
«Менә шундый ул– безнең кечкенә Дамирә апабыз»
2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе
Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәде, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмады алар – сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Без – сугыш елы балалары, Ачы язмыш безне сынаган. Тормыш авырлыгын без күтәреп, Күпме сыгылсак та сынмаган. Онытырга телим – мөмкин түгел, Яралары калган йөрәктә. Әл дә булса минем үткәннәрем Төшләремә кереп йөдәтә. (Нариман Камалов) Мылтык тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәде, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмады алар – сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте. Ут эченә кермәсәләр дә, сугыш михнәтен нык татыдылар: көч җитмәстәй авыр хезмәттә ватылдылар, ятимлек ачысын да белделәр, ач үлем белән күзгә-күз очраштылар. Хөрмәтле авылдашыбыз, хезмәт ветераны Дамирә Дәүли кызы Галиәкбәрова шул күпкә түзгән, ачлы-туклы үскән, ятим калган сугыш чоры балаларының берсе. 1937 елның 25 гыйнварында Норлат авылында туган. Ул сугыш елларын искә алып, башыннан кичкәннәрне хәтеренә төшереп сөйли: – 1941 елда, сугыш башланганда, миңа 4 яшь иде. Әтине сугышка алдылар, әнигә алты бала калдык. Бөтен тормышның авырлыгы аның җилкәсенә төште. Сугыш вакытында ул яңа ачылган балалар йортына няня булып эшкә керде, Ленинградтан, Мәскәүдән кайткан ятим балаларны карады, аларны бик жәлли иде. Әтиебез, Дәүләтша Гыйниятулла улы Сабитов, 1942 елда Ленинград фронтында вафат булды. Әниебезнең алты ятиме калды. Ул барыбызны да 10 еллык мәктәпне бетертте. Барыбыз да техникум, институтларда укыдык: Наил абый колхозда бригадир булып эшләде, Тәфкил Владивостокта 25 ел офицер булып хезмәт итте, Дания – баш хисапчы булды, Дамир – баш агроном, Рәмил һәм мин, Казан кооперация техникумын тамамлап, товаровед булып 40 елга якын сәүдә өлкәсендә эшләдек. 40 ел Дамирә апа Норлат сәүдә оешмасында товаровед, җитәкче булып эш ләде. Тырышлыгы өчен ел саен диярлек «Татпотребсоюзның» мактау грамоталары белән бүләкләнеп килде, «Хезмәт ветераны» медален алды. Дамирә апа Самат исемле Норлат егетенә кияүгә чыкты. Алар күркәм гаилә кордылар, өч уңган, чая кыз үстерделәр. Бүгенге көндә алар хастаханәдә шәфкать туташлары булып хезмәт итәләр, әниләрен хөрмәт итеп яшиләр. Өчесе дә әниләре шикелле бик мәрхәмәтле, гади, тырыш, мәзәкчән. Дамирә апага 85 яшь тулды. Олыгайса да ул һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле, юмарт, кунакчыл. Мәктәптә өйрәнгән шигырьләрне хәзер дә бер сүзен дә ялгышмыйча сөйли, янындагы кешеләрне җан җылысы, матур мәзәкләре, акыллы сүзләре белән җылыта. Менә шундый ул – безнең кечкенә Дамирә апабыз. Норлатта аны шулай диеп йөртәләр. Буе кечкенә булса да, күңел байлыгы – чиксез. Кадерле авылдашыбызга бәрәкәтле озын гомер, нык сәламәтлек, җан рәхәте телибез. Исән-сау булсын, 100гә кадәр яшәсен! Роза Ягудина.Норлат
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Яшел Үзәндә ПДН хезмәткәрләрен котладылар
31 майда эчке эшләр органнары системасында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр оешуга 91 ел тула.
Яшел Үзән районы Татарстан мәктәп футбол лигасы призерлары арасында
Турнирда бөтен республикадан 500дән артык команда һәм 17 000 яшь футболчы катнашты!
Компьютер клубларына килүчеләр өчен белешмәлек
Балигъ булмаганнарны Интернет челтәрендә диверсия-террорчылык эшчәнлегенә вербовкалау куркынычы
Консультация-21 сәгатьтән метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз