Яшел Үзәндә "Иминлек - иң мөһиме" акциясе бара

2022 елның 11 феврале, җомга
9 февральдә Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге тарафыннан «Иминлек - иң мөһиме!» рейд-акциясе уздырылды. Әлеге чара кысаларында инспекторлар Заикин урамы юл участогында автомобильләрне туктаттылар, машина йөртүчеләрне юлларда, бигрәк тә катлаулы һава шартларында игътибарлы һәм сак булырга, тизлек режимын сакларга, каршы як полосага чыкмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска өндәделәр. Шулай ук юл-транспорт имгәнүләренең торышы, балаларны йөртү кагыйдәләре, яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында мәгълүмат бирелде, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерелде. Һәр машина йөртүчегә белешмәлекләр, блокнотлар һәм яктылыкны кайтаручы жилетлар таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International