Карамалы Тау мәдәният йортының "Искра" балалар бию коллективы "Open fest" Халыкара конкурс-фестивалендә катнашты

2022 елның 15 феврале, сишәмбе
Конкурс нәтиҗәләре буенча коллектив «Эстрада биюе» номинациясендә беренче урынны яулады. Коллектив җитәкчесе Мария Симонова - талантлы хореограф һәм таләпчән педагог, ул җентекле эш, репетицияләрдә үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек нәтиҗәсе дип саный. Яшь биючеләргә кубок, грамоталар, медальләр һәм "Sunny Time Fest 2022" Халыкара конкурс-фестиваленең җәйге сменаларында яшәү өчен 40 000 сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International