Норлат авылы җыелма командасы биатлон буенча ТР Беренчелегендә катнашты

2022 елның 15 феврале, сишәмбе
2007-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында пневматик винтовкадан биатлон буенча Беренчелек Ринат Сафин истәлегенә багышланды. Норлат авылыннан Васильево 2нче спорт мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Рамил Хәйруллин, Сирин Гаязов, Дилбәр Заһидуллина һәм Илүзә Тимергалиева катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнекеләр түбәндәге урыннарны яулады: кызлар арасында 3нче урынны - Илүзә Тимергалиева, 7нче урынны Дилбәр Заһидуллина алды. Малайлар арасында Сирин Гаязов - 9нчы, Рамил Хәйруллин 13нче урынны яулады. Котлыйбыз! Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International