Яшел Үзәндә «Яшел ут» конкурсына йомгак ясадылар

2022 елның 29 марты, сишәмбе
25 мартта ТР Яшел Үзән районы 19нчы номерлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасында Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин һәм юл хәрәкәте иминлеге ДБУ башлыгы Зөлфия Шакирова әлеге конкурста катнашучыларны бүләкләде. Конкурста Яшел Үзән муниципаль районының 16 педагогы һәм 20дән артык балалар бакчасы катнашты. Барлык катнашучылар да грамоталар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International