2022 елның 22 маенда Зеленодольск муниципаль районының Олы Карагуҗа авыл җирлегендә «Кушкапка уеннары-2022» VII фольклор фестивале узды.
«Кушкапка уеннары» фольклор фестивале — ул уникаль проект, аны тормышка ашыру район тарихы турында күбрәк белергә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен сакларга һәм аларны яшь буынга тапшырырга мөмкинлек бирә. 2022 елда катнашучылар Татарстан Республикасының Биектау, Югары Ослан районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан килгән.
Фестивальнең форматы уен. Уеннарның нигезе-халык традицияләре.
Фестивальнең максаты-Татарстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәгенең онытылган традицияләрен торгызу, бу Зеленнодольск муниципаль районын үстерү өчен бик мөһим.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да истәлекле дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.