Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бизнес вәкилләрен электрон документ әйләнеше – хезмәттәшлекнең заманча һәм ышанычлы ысулына күчәргә чакыра. Бүген электрон документ әйләнеше тагын да үтемлерәк, чөнки хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.
Электрон имзаның киң кулланылыш спектры бар. Дәүләт хакимияте органнары һәм контрагентлар белән документлар әйләнешен тәэмин итү өчен, салым һәм бухгалтерлык хисапларын тапшыру яки дәүләт хезмәтләре порталында файдаланырга мөмкин.
Эшмәкәрләргә һәм оешма җитәкчеләренә электрон имзаның квалификацияле ачкычын алу өчен салым органына сертификацияләнгән төп мәгълүматны йөртүче–USB, паспорт, ИНН, СНИЛС тапшырырга һәм идентификация процедурасын узарга кирәк. «Шәхси кабинет» аша онлайн КЭП чыгаруга гариза бирү җайлырак.
Алдан ук инспекциягә визитны «Салым органына кабул итүгә онлайн язылу» сервисы ярдәмендә планлаштырырга мөмкин.
Моннан тыш, хәзерге вакытта Россия Федераль салым хезмәте программа тәэминатын эшләүчеләр белән берлектә Россия Федераль салым хезмәтенең таныклаучы үзәгеннән файдаланучыларга электрон имза белән эшләү өчен бушлай программа тәэминаты бирү буенча эксперимент үткәрә. Программа белән тәэмин итүне бушлай куллану өчен салым органында электрон имзаны алырга кирәк. Программа белән тәэмин итү бары тик 2022 елның 12 апреленнән соң алынган Россия Федераль салым хезмәтенең таныклаучы үзәге сертификатлары белән генә эшли. Элек күрсәтелгән датадан алынган сертификатлар белән эшләү өчен теләсә кайсы салым органында КЭПны яңадан чыгару таләп ителә.
Тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте nalog.gov.ru рәсми сайтының «Электрон имза алу тәртибе» промо-битендә урнаштырылган, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенә 8-800-222-2222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.