«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 5 июленнән 11 июленә кадәр урыны белән урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 класс).