Зеленодольск шәһәре халкы “Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды” Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

2022 елның 6 июле, чәршәмбе

Конкурста катнашу өчен гаризаны 15 августка кадәр сайтта moydom.er.ru тапшырырга мөмкин.

Җиңүчеләрне 5 сентябрьгә кадәр билгеләячәкләр. Бүләкләү 11 сентябрьдә Төзелеш министрлыгында узачак.

Гаризалар 6 номинация буенча кабул ителә: «Күпфатирлы йорт советы эшенең иң яхшы практикасы», «ТСЖ эшенең иң яхшы эш практикасы», «Иң тату йорт», «Капиталь ремонт үткәрү буенча иң яхшы практика», «Иң яхшы подъезд», «Иң яхшы ишегалды».

Нәтиҗәләр ясау, бүләкләү 11 сентябрьдән дә соңга калмыйча узачак. Конкурста җиңүчеләр исемлеге проектның рәсми сайтында moydom.er.ru бастырып чыгарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International