Бүген Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә:

2022 елның 8 июле, җомга

"Хөрмәтле Зеленодольск районы халкы!

Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык – безнең тормышыбызны мәгънә белән тулыландыра, бәхет һәм шатлыкны тулысынча танып белергә, төрле авырлыкларны һәм кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Гаиләләрдә ризалык һәм шатлык хөкем сөргәндә, җәмгыять гармониялерәк һәм көчлерәк була. Гаилә – ул һәркем өчен иң кадерле нәрсә.

2022 ел башыннан Зеленодольск районында 256 пар никах теркәгән. Яшь гаиләләргә, дистә еллар дәвамында мәхәббәт һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклаучылардан, буыннан-буынга гаилә традицияләрен тапшыручылардан үрнәк алырга телим. Безнең районда никахлар күбрәк булсын, ә аерылышулар бөтенләй булмасын иде.

Өйләрегездә мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрсен, балаларның бәхетле көлүе яңгырап торсын, ә бәхетле күзләрнең нурлары көн саен яңа мәгънә белән тулып торсын.

Зеленодольск муниципаль районы Башлыгы,

Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев.»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International