«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 8 июльнең кичке сәгать 21.00дан 9 июльнең кичке сәгать 21.00га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 9 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, көньяк-көнчыгыш җиленең кыска вакытлы көчәюе 17-22 м/с кадәр, локаль боз көтелә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96