Татарстанда яшәүче халыкларның күпгасырлык уникаль традицияләрен саклау һәрвакыт безнең уртак бурыч булды һәм шулай булып кала да.
Шәһәр күле янында әйлән-бәйлән уйнадылар, анда 1932 кеше катнашты.
Бу сан болай гына сайланмаган, чөнки нәкъ менә шушы елда 90-еллык юбилеен билгеләп үтә торган шәһәребез нигез салынган!
«Иван Купала» бәйрәме джамперларның «Авангард» КСК футбол кырында чыгышы һәм тату әйлән-бәйлән белән тәмамланды.
Славян мәдәнияте бәйрәмендә 20 меңнән артык кеше катнашты.