«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 9 июльнең кичке сәгать 18.00дан 10 июльнең кичке сәгать 21.00га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 10 июлендә төнлә, көндез һәм кич урыны белән яшенле көчле яңгыр, көньяк-көнчыгыш җиленең кыска вакытлы көчәюе 17-22 м/с кадәр, локаль боз көтелә.