«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 10 июльнең кичке сәгать 18.00дан 11 июльнең кичке сәгать 21.00га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 11 июлендә төнлә, көндез һәм кич урыны белән яшен, җилнең кыска вакытлы көчәюе 17-22 м/с кадәр, локаль боз көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 11 июлендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.