Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» АҖ командасы «Киләчәк инженерлары-2022» X Халыкара яшьләр сәнәгать форумыннан кайтты һәм корпоратив рейтинг нәтиҗәләре буенча анда икенче урынны алды. Предприятие яшьләре елдан-ел әлеге мәйданчыкта үз күрсәткечләрен яхшырта һәм Россиянең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән 50дән артык предприятие арасында бу юлы да лидер булды.
POZIS командасын җиде яшь һәм перспективалы белгеч тәкъдим итте. Форум кысаларында алар компаниянең актуаль эшләнмәләренә нигезләнгән белем бирү һәм эшлекле сервисларын тәкъдир иттеләр.
"Безнең команда форумда үзен үз эшенең профессионал командасы буларак күрсәтте. POZISның стратегик үсеше нәкъ менә шундый инициативалы, максатчан, энергияле, иҗади, креатив яшьләргә бәйле, һәм шуның нәтиҗәсе буларак – республикабыз һәм илебезнең уңышлы социаль-икътисади үсеше», - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.