ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең Зеленодольск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторлары Илья Венедиктов һәм Раил Хафизов «Дәүләт янгын күзәтчелеге. 95 ел” юбилеена әзерлек кысаларында “Хыял” балалар сәламәтләндерү лагеренда янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр.
Дәрес барышында балаларга янгын куркынычсызлыгының гади таләпләре, шулай ук янгын вакытында булган гамәлләр турында җиткерелде. Лагерь корпусларыннан АПС эшкәртү сигналын алган вакытта уку эвакуациясе үткәрелде, янгын командасының гамәлләре эшләнде.