Яңа техниканың уңайлыгын һәм иминлеген шәһәр мэры Михаил Афанасьев бәяләде.
Бүген 6 нчы шәһәр маршруты буенча King long маркалы 75 урынга исәпләнгән яңа автобус үтте.
Биредә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус урыннар бар, салон видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, гидравлик подвеска бар.
- Зеленодольск шәһәрендә җәмәгать транспорты барлык уңайлыклар һәм иминлек таләпләренә туры килергә тиеш. Зеленодольск районында көн саен җәмәгать транспорты белән 30 мең кеше файдалана. Безнең сораулар бар, шул исәптән инфраструктура буенча да, без аларны акрынлап хәл итәргә тырышабыз. Безнең автотранспорт предприятиесе техниканы яңарта, яңа автобуслар сатып ала, ышанам, тенденция сакланачак, - диде Михаил Афанасьев.
ПАТП директоры Дмитрий Грузков билгеләп үткәнчә, әлеге категориядәге 6 автобусны шәһәр яны маршруты өчен сатып алганнар, планда шәһәр маршрутларына хезмәт күрсәтү өчен автобуслар партиясен сатып алу.