Зеленодольск муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү һәм алардан файдалану буенча территориаль ведомствоара комиссия 2022 елның беренче яртыеллыгында 44 оешманы карады, аның нәтиҗәләре буенча 3 хокук бозу очрагы ачыкланды

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге оешмаларда хезмәткәрләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган (МРОТ).

1 оешма хезмәт хакын МРОТка кадәр түләп җиткергән, калган оешмалар буенча прокуратурага һәм дәүләт хезмәт инспекциясенә хатлар язылган.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы 16700 сум тәшкил итә.

Комиссия районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, формаль булмаган хезмәт базарын киметү һәм Башкарма комитет каршындагы икътисадта тискәре тенденцияләрне булдырмау буенча эш алып баруны тәэмин итү максатыннан төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International