Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 14 июльнең көндезге сәгать 15.00тән 15 июльнең кичке сәгать 19.00гә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында шторм-кисәтү килде.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 14 июлендә көннең икенче яртысында, 15 июльнең төнлә һәм көндез (Мәскәү вакыты белән 14 июльнең көндезге сәгать 15.00тән 15 июльнең кичке сәгать 19.00гә кадәр) актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, көчле яңгыр, боз, 17-22 м/с ( урыны белән 25 м/с га) кадәр көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:

Явым-төшемнәр вакытында:

- урамда сак булыгыз, электр үткәргечләрнең һава линияләре бөтенлегенә игътибар итегез;

-үз ишегалларыгызда начар ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларның җимерелүе кешеләрне имгәтүгә китерергә мөмкин;

- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр сулары канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр сулары агымын җибәрүгә әзерләү чараларын күрергә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балалар караусыз калырга тиеш түгел.

2. Әгәр урамда көчле җил чыккан икән, җир асты кичүләрендә яки подъезд биналарында яшеренергә киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил белән өзелгән очаклар зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү куркыныч.

6. Югары кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудыра ала. Мондый куркыныч төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгыз ябарга кирәк, лоджий һәм балконнардан тышкы якка төшеп кала ала торган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яки эш урыны биналарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

1.Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр ява башласа, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яшен кичерегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә тәртип бозулар була ала. Машинаны туктатырга, аның тәрәзәләрен ябарга һәм яшен беткәнен көтәргә кирәк.

2. Әгәр яшен вакытында сез ачык урында торсагыз, җиргә (комлы яки ташлы грунтка), мөмкин булганча, түбәнлектә ятарга киңәш ителә. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буаның булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.

3. Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга кирәк.

4. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

5. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International