Тикшерү барышында 4 йорт каралды: Фрунзе 24, Заикина 14/2, Гоголь 53 һәм Тургенев 6.
Капиталь ремонт программасы буенча йортларда түбә, фасад, подвал, йорт эчендәге кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су бүлү һәм электр белән тәэмин итү инженерлык челтәрләре ремонтлана. График буенча әлеге эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Зеленодольск районы Башлыгы капиталь ремонт барышы белән танышты, шулай ук биредә яшәүчеләр белән аралашты.
- Без барыбыз да стандартлар буенча кешеләр өчен эшлибез! Яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алырга, җыелышлар үткәрергә һәм уртак карарга килергә кирәк, бу безнең төп бурычларыбызның берсе, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Зеленодольск районында хәзерге вакытта гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программасы буенча барлыгы 33 йорт төзекләндерелә.