Автомобильләрне халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге бушлай бирә. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында машиналар сатып алынды.
Шушы көннәрдә Акъегет авылында яшәүче җиде өлкән кешене Норлат участок хастаханәсенә китергәннәр.
Кемгәдер диспансерлаштыруны узарга, кемгәдер-ковидтан соң тирән диспансерлаштыруны узарга, кемгәдер диспансер исәбендә торганга, табибка барырга кирәк.
- Мондый сәфәрләр ай саен оештырыла, - дип сөйләде Акъегет ФАПы фельдшеры Рәмзия Нотфуллина. - Норлат хастаханәсендә пациентларны кабул итү графигы төзелә, без фамилия исемлекләрен бирәбез, социаль яклау бүлеге транспорт бирә. Кешеләрне Норлатка җибәрер алдыннан без күзләрнең монометриясен уздырабыз, авырлыгын, буен үлчибез, анкетаны тутырабыз. Хастаханәгә барырга теләүчеләр һәрвакыт бар, узган айда, мәсәлән, без 10 кешене җибәрдек.