Бүген Ростов-на-Дону шәһәрендә "Дан юллары — безнең тарих" төбәк патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларның автоузышы старт алды. Патриотик акция вәкилләре үз юлын «Хәрби дан шәһәре» стеласы янында чәчәкләр салудан башлады.
Чарада Беларусь Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Татарстан Республикасы делегациясе составында Зеленодольск шәһәре вәкилләре катнашты.
Бу юлы автоузыш маршруты Кавказга ята.
1942 елның 25 июленнән 1943 елның 9 октябренә кадәр дәвам иткән Кавказ өчен көрәш Бөек Ватан сугышының иң озын һәм канкойгыч көрәшләренең берсе булды.