Зеленодольск шәһәрендә чаңгы-роллерлар буенча ачык Чемпионат һәм беренчелек үткәрелде

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Ярышлар инде алтынчы тапкыр үткәрелә. «Маяк» спорт комплексының чаңгы-роллер трассасына Зеленодольск районыннан, Марий-Элдан һәм Чувашиядән 250 спортчы чыкты.

Ачылу тантанасында мәртәбәле кунаклар: ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, ТР Спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлеге башлыгы Раиф Вафин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм Зеленодольск районы чаңгы узышлары федерациясе рәисе Дмитрий Грузков катнашты.

- Катнашучыларның саны елдан-ел арта, һәм бу бик яхшы! Безнең йолдызлы якташларыбыз - Андрей Ларьков, Анастасия Доценко һәм Артем Николаевның яшь буынга лаеклы үрнәк күрсәтеп катнашулары аеруча куандыра. Зеленодольск шәһәре өч марафон шәһәре булып тора һәм һичшиксез, алга таба да спорт юнәлешендә үсәчәк! - диде Михаил Афанасьев.

Шулай ук безнең танылган спортчыларыбыз катнашучыларга спорт белән рәхәтләнеп шөгыльләнергә һәм һәрвакыт яңа җиңүләргә омтылырга теләделәр.

Тиздән җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак, ә әлегә ярышларның иң кызган чагы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International