Биредә берничә предприятиене карадылар: Ситдиков КФХ, «Якты күл», ИП Брюханов һәм янгын депосы.
Территорияләрне карадылар, продукция белән таныштылар, үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.
Илдар Ситдиков гаиләсе чын ачыш булды. Кызы Мәрьям үзенең 10 яшендә үзе ясаган как сата, бу - районыбызның киләчәге! Ә улы Кәримне чын күңелдән туган көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.