Иң яхшы оешма архивы республика конкурсын үткәрү турында

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» карары кысаларында Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты (алга таба – Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты архивы) «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешма һәм ачык хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә.

2022 елдан башлап, өстәмә номинация кертелде: "Татарстан Республикасы муниципаль архивының комплектлау чыганагы - иң яхшы авыл җирлеге җирле үзидарә органы архивы". Әлеге номинациядә алты авыл җирлеге җиңүче булырга һәм архив документларын саклау буенча заманча норматив шартлар булдыруга 375 мең сум күләмендә грант алырга мөмкин.

Конкурслар, үткәрү вакыты, катнашучыларга карата таләпләр турында мәгълүмат, катнашу өчен заявка формасы һәм анкеталар «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивының рәсми сайтында (http://arhiv.tatarstan.ru/) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International