Өйдә әни-полицейский барыбер әни

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы полиция генерал-майоры Алексей Соколов полиция майоры – Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлеге «Норлат» полиция бүлегенең оператив дежур частенең дежурные Дания Гыйләҗеваны 50 яшьлек юбилее белән котлады.

Дания Хәкимулла кызы 10 бала әнисе, шуларның 8е тәрбиягә алынган. Полиция майоры эчке эшләр органнарында инспектор вазыйфасында хезмәт итә башлый, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның эшчәнлеге буенча аңа еш кына Норлат балалар йортына барырга туры килә, анда ул беренче очрашудан ук әнисе дип атаган 3 яшьлек малай белән таныша. Озак та үтми тормыш иптәше белән сөйләшкәч, Дания Гыйләҗева малайны өйгә ала.

- Нәкъ менә шул вакытта кызыбыз Әнисә 9 нчы сыйныфны тәмамлап, Казанга укырга китте. Өй буш калды. Без ирем белән уйладык та, бу малайны гаиләбезгә алырга булдык. Менә шулай гаиләбезгә беренче бала – Александр килеп керде, - дип искә ала күп балалы әни.

Өч елдан соң Гыйләҗевларның улы Адель туа. Аңа 6 яшь тулгач, ул шул ук балалар йортында тәрбияләнүче дусты Артемны өенә алып кайта һәм аны гаиләдә калдыруын сораган.

Без аны өйгә алып кайттык, ул барысын да игътибар белән карады, ләкин беренче көнне кунарга калмады. Ә икенче көнне яңадан кунакка килде, һәм калды. Алар Адель белән бик дуслаштылар һәм әлегә кадәр дә якын дуслар, - дип сөйли Дания.

Вакыт узгач, полиция майоры янына эшкә социаль учреждениедән тагын бер малай килә һәм үз ярдәмен тәкъдим итә башлый. Ә соңрак кунакка килергә сорый. Александрның тагын дүрт сеңлесе һәм кечкенә энесе бар икән.

Гыйләҗева Дания искә төшерә: "Балалар йорты директоры ул вакытта, ә калган балаларны кайчан аласың, алар алтау бит, - дип сораган иде миннән. Менә шул алты бала да безнең гаиләгә килеп керде. Иң кечкенә Алешага ул вакытта өч яшь, иң өлкәненә, Александрга – 12 яшь иде".

Дания Хәкимулла кызы полициядә хезмәт итүне һәм балаларны тәрбияләүне җиңеллек белән берләштерә. Өстәвенә, аларның гаиләсендә кагыйдә бар-өлкәннәр кечкенәләрне карый. Әни вазыйфасы да мәҗбүр итә, балалар әнинең кәефен төшермәскә тырыша.

- Алар, беренчедән, әнине мәктәпкә чакырмасыннар, әни кызармасын өчен, яхшы балалар булырга тиеш. Тик мин эштә катырак булсам, балалар белән өйдә беркайчан да каты була алмыйм. Өйдә әни-полицейский, барыбер әни, - ди Дания.

Хәзер олы улы Саша РФ кораллы көчләрдә хезмәт итә, кечкенә Саша техникумда укый һәм эшли. Ә Әнисә әнисе юлыннан китте - ул полициянең кече сержанты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлегенең дежур часте ярдәмчесе.

Эчке эшләр министрлыгында Гыйләҗеваның һөнәри осталыгын лаеклы бәяләделәр, министр исеменнән Дания Хәкимулла кызы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм балалары өчен ноутбук алды.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International