Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 1 августыннан 12 августына кадәр «кайнар линия» үткәрелә һәм җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча гражданнарга тематик консультация бирә. Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен мәгълүматлар:
- «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБССУ Зеленодольск филиалының консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63 эш көннәрендә иртәнге сәгать 8.00дән көндезге сәгать 12.00гә кадәр һәм көндезге сәгать 13.00дән кичке сәгать 16.45кә кадәр;
- Роспотребнадзор Бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсендә.