Бәйрәм Плевен шәһәренең мәдәният һәм ял паркында узды. Ростовлыларны биюләр, татар ашлары һәм билбау көрәше көтте.
Дондагы Сабантуйны ике ел рәттән Татарстан Республикасының Зеленодольск районы, Ростов өлкәсенең Мәдәният министрлыгы, Ростов-на-Дону шәһәре администрациясе, мөселманнарның Диния нәзарәте, Ростов өлкәсенең «Якташлар «Татар-башкорт мәдәни үзәге» (Земляки) иҗтимагый оешмасы оештыра.
Бәйрәмдә кунаклар татарларның мәдәнияте һәм көнкүреше, халык кәсепләре һәм һөнәрчелеге эшләнмәләре белән таныша, шулай ук милли ризыкларны татып карый алдылар.