«Гнездышко» приютында «Аҗаган» уены үткәрелде

2022 елның 22 июле, җомга

«Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» дәүләт казна учреждениесендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлеге каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы, «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Руслан Хәсәнов Зеленодольск шәһәренең «Форпост» үзәге белән берлектә патриотик тәрбия, гражданлык җаваплылыгы, шулай ук коллективны берләштерү максатыннан «Аҗаган» хәрби-спорт уены үткәрделәр. Чара ел саен үткәрелә торган «Иҗтимагый совет белән каникуллар» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды.

Балалар, 2 командага бүленеп, уенның 10 этабын үттеләр, анда үзләренең җитезлекләрен, көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча командалар дипломнар һәм татлы бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International