Бүген көн тәртибендә бюджет мәсьәләләре, җирдән файдалану һәм авыл җирлекләрендә төзелеш кагыйдәләрен раслау, шулай ук Зеленодольск районында массакүләм чаралар үткәрүгә нәтиҗә ясау.
Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәтләре, югары һөнәри осталыклары һәм җаваплы караулары өчен Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьевның рәхмәт хаты белән Түбән Урысбага башкарма комитеты сәркатибе Раилә Гыймадиеваны билгеләп үттеләр.
Татар милли-мәдәни традицияләрен саклауга, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш кертүләре, "Сабантуй-2022" бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм итүләре өчен Зеленодольск районы башлыгының рәхмәт хаты:
-Зеленодольск урманчылыгы җитәкчесе Наил Абдуллинга
-ТКХ департаментының төзекләндерү бүлеге башлыгы Роман Әбнасыровка
- Зеленодольск районы РКМҮнең клуб эше методикасы буенча белгече Ирина Даниловага
- спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Мария Когогинага
- Зеленодольск балалар сәнгать мәктәбенең эш башкаручысы Дарья Романовага
- Рәзинә Гатиятуллина җитәкчелегендәге Каюм Насыйри исемендәге архитектура-этнография комплексы коллективына
- Олы Яке авыл мәдәният йортының "Өммегөлсем" фольклор ансамбле коллективына тапшырылды.