«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән 2022 елның 25 июлендә көндезге сәгать 11.00дән кичке сәгать 21.00га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 25 июлендә көндез һәм кич урыны белән яшен һәм 15-20 м/с кадәр көчле җил көтелә.