Кичә Казанның Кремль яр буенда күп кенә казанлыларга таныш булган зәңгәрсу Обнимама филе рәвешендә гадәти булмаган балалар таганы барлыкка килде. Аны яр буена балалар өчен беренче көннәреннән үк туклануны җитештерүче сертификацияләнгән бердәнбер Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты бүләк итте. «Обнимама» бренды астындагы балалар продукциясе Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе буенча да яшь гаиләләргә яхшы таныш.
Таган яр буеның балалар зонасында урнаштырылган. Аның конструкциясендә өлкәннәр өчен эскәмия каралган.
«Хәзер Обнимама һәм Обнимашки филләре безнең балалар бренды савытларында гына яшәмәве, Казан халкын һәм туристларын да сөендерүе, безне бик шатландыра. Сабыйларның таганда атынуы һәм персонажларыбыз белән якыннан танышу мөмкинлеге туды», - дип билгеләп үтте «ЗМК» АҖ генераль директорының сыйфат буенча урынбасары Роза Гарипова.
«Обнимама» бренды персонажлары белән могҗизалы таган өчен ЗМК җитәкчелегенә рәхмәт. Алар кечкенә кунакларга шатлык һәм ләззәт китерер, дип ышанабыз. Киләчәктә безнең партнерлык тагын да нәтиҗәлерәк һәм активлырак булыр, дип өметләнәбез», - уртаклашты Кремль яр буеның операция директоры Сергей Шакиров.
Яңа таган ачылган көнне Обнимама курчагы яр буе кунакларына фирма леденцы конфетлары, Обнимама җиләк-җимеш эремчекләре һәм кашыклары бүләк итте.
"Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты" АҖ төбәкнең алдынгы тармак предприятиеләренең берсе. Хәзер предприятие үз брендларының 93 исемдәге «Очень важная корова», «Васькино счастье» һәм «Обнимама» продукциясен һәм федераль ритейлерлар өчен 32 төр продукция чыгара. Предприятие составына, Зеленодольск заводыннан тыш, «ЗМК» АҖнең Чистай һәм Буа филиаллары керә. Предприятие продукциясе берничә тапкыр республика һәм федераль дәрәҗәдәге төрле конкурсларда җиңүчеләр исемлегенә керде.
Көн саен 645,2 тоннага якын югары сыйфатлы сөт Татарстан агрофирмаларыннан савылган көннән алып 8 сәгать эчендә ЗМК предприятиеләренә җибәрелә.
Предприятиегә 1957 елда нигез салынган.