Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 26 июле, сишәмбе

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУдән Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 26 июльнең кичке сәгать 18.00дан 27 июльнең кичке сәгать 18.00га кадәр метеорологик күренешләрнең комплексы турында консультация -кисәтү килде.

2022 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә һәм иртән томан;

- төнлә һәм көндез 15-20 м/с кадәр кыска вакытлы җил (Казанда төнлә) көтелә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International