РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Зеленодольск шәһәрендә төзелә торган социаль объектларда - мәдәни үсеш үзәгендә, 18 нче күппрофильле лицейда һәм Васильево бистәсендәге бассейнда булды. Шулай ук Васильево бистәсендә 2 нче мәктәп, Зеленодольск шәһәрендәге 2 нче хирургия корпусы һәм 5 нче гимназия биналарына капиталь ремонт ясала торган объектларда булды. Төп максат-Халык программасын гамәлгә ашыру барышы партия контроле.
Зеленодольск шәһәренең 5 нче гимназиясе мәктәпләрне капиталь ремонтлау федераль программасында катнашты. Гимназиядә 535 укучы белем ала. Мәктәпнең ике корпусы да 1960 еллар азагы-1970 еллар башында төзелгән һәм ул вакыттан бирле биналарда бер капиталь ремонт та булмаган, бары тик 8 ел элек беренче корпуста өлешчә генә ремонт ясалган.
- Бездә 1-4 сыйныф укучылары укый торган икенче корпусны, без авария хәленә бәйле рәвештә ябарга мәҗбүр булдык. Түбәдән су үтү сәбәпле, өченче катта кирпеч өеме ишелеп төште. Шуңа күрә ел буе безнең балалар ике сменада укыды, - ди 5нче гимназия директоры Гүзәл Нуриева. - Федераль программада катнашу ике бинаны да норматив халәткә китерергә, яңа җиһазлар сатып алырга мөмкинлек бирәчәк һәм 1 сентябрьдә укучыларыбыз тулысынча яңартылган мәктәпкә киләчәк. Моннан тыш, республика программасы кысаларында азык-төлек блогын ремонтлау бара.
Хәзерге вакытта 5 нче гимназиядә ремонт эшләренең 80% башкарылган инде. Аларны 30 августка тәмамлау планлаштырыла.
https://vk.com/vtemezd "ПАРАТСК"студиясе