Зеленодольск шәһәрендә яшәүче хатын-кызлар өчен йөклелек чорында медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли башлаячак

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Йөклелек һәм бала табу чорында медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү» темасына «кайнар линия» булачак.

Бу Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында сәламәтлек мәсьәләләренә багышланган дүртенче «кайнар линия». Бу юлы ул хатын-кыз, гаилә тормышының иң әһәмиятле һәм мөһим чорларының берсенә багышлана. Бу вакытта үз сәламәтлегеңне игътибар белән күзәтү, яңа тормышның үсүе, кирәк булган вакытта табибларга үз вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итү бик мөһим.

Йөклелек чорында хатын-кызларга медицина ярдәменең нинди төрләре күрсәтелүе, шул исәптән тикшерүләрнең һәм караулар ешлыгының үткәрелүе, планлы медицина ярдәме күрсәтү этабын билгеләү һәм йөкле хатын-кызларны акушерлык стационарларына җибәрү критерийлары нинди булуы турындагы барлык кызыксындырган сорауларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары җавап бирәчәк. Моннан тыш, сез йөклелек һәм бала табу чорында авырлыклар килеп чыгуны исәпкә алып, медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе буенча консультацияләр ала аласыз, башкалар.

Сорауларга җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча алырга мөмкин булачак.

Шулай ук мөрәҗәгатьләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсенә 2022 елның 29 июлендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International