Зеленодольск шәһәрендә «Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

27 июльдә Зеленодольск механика көллиятенең укыту мәйданчыгы территориясендә «Автоледи-2022» машина йөртү осталыгы конкурсы узды, анда 14 машина йөртүче катнашты.

Бәйге ике этапта үткәрелде:

1. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, анда катнашучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча компьютер тестын уздылар

2. Тиз йөрешле классик маневрлаштыру. Катнашучылар түбәндәге күнегүләрне башкардылар:

- артка таба хәрәкәт итеп бокска керү

-алга таба “змейка”

- габарит коридоры

- артка таба хәрәкәт итеп янга басу (парковка)

- “стоп-линия”.

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын - Камила Касимова (Фольксваген Поло автомашинасы)

2 урын - Эльгина Гайнутдинова (Киа Сид автомашинасы)

3 урын - Екатерина Рябкова (Шевроле Лачетти автомашинасы)

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International