Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) 2022 елның 1 августыннан 12 августына кадәр кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык вакыты буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук югарыда күрсәтелгән сораулар буенча кулланучылар "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Зеленодольск районындагы территориаль бүлегенә 8(84371) 5-63-05 телефоны аша дүшәмбе-пәнҗешәмбе көннәрендә 09.00-16.00 сәгатьләрдә, җомга 09.00-15.45 сәгатькә кадәр, тәнәфес 12.45тән 12.45кә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.