Роспотребнадзор эпидемиягә каршы чикләүләр буенча ялган мәгълүмат турында хәбәр итә

2022 елның 29 июле, җомга

Социаль челтәрләрдә Роспотребнадзор янә вируска каршы чикләүләр кертергә чакырды дигән мәгълүмат тарала.

Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Роспотребнадзор позициясе элеккечә кала. Бүгенге көндә эпидемиягә каршы гомумфедераль чикләүләрне яңадан торгызу зарурлыгы юк.

«Омикрон» штаммының яңа төрләре таралу сәбәпле, Россиядә авырулар санының артуы күзәтелә. Әмма хәзер безнең илдә BA.4 / BA.5 подвариантлары китереп чыгарган авыру бик авыр үтми.

Роспотребнадзор саклануның база кагыйдәләре турында онытмаска киңәш итә. Шулай итеп, зәгыйфь категорияле кешеләргә, шул исәптән хроник авырулар ачыкланган кешеләргә, иҗтимагый урыннарда битлекләр киеп йөрергә, шулай ук антисептик чаралар белән файдаланырга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, COVID-19дан ярты елга бер тапкыр вакытлы ревакция үтү буенча рекомендация саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International