В.В. Карпов исемендәге Осиново лицееның “Яшел утрау” мәктәп урманчылыгы “Зеленодольск урманчылыгы ДКУ” командасы (мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Марина Михайловна Ширяева) ТР “Цифрлы урман” мәктәп урманчылыкларының 5 нче Республика слётында абсолют җиңүче булдылар, шулай ук “Урманны тере килеш саклыйк” мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештыруда 1 нче урынны, “Урман викторинасы” интеллектуаль уенында 2 нче урынны яуладылар.
Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Марина Михайловна Ширяеваны, укучыларны Регина Гыйлемханованы, Ләйсән Идиятуллинаны, Дилбәр Исламованы, шулай ук Зеленодольск урманчылыгы белгечләре Алена Хузинаны, Адилә Мәхмүтованы, Оксана Горбатенконы җиңүләре белән котлыйбыз.
Татарстан Республикасының “ЦИФРЛЫ УРМАН” мәктәп урманчылыкларының 5 нче республика слеты 27-29 июль көннәрендә Кукмара районында Лубян Урман-техника көллияте базасында узды.