Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 30 июле, шимбә
"Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән 2022 елның 30 июльнең кичке сәгать 21.00дан 31 июльнең кичке сәгать 21.00га кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү килде. 2022 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән: - төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез 15-17 м/с кадәр кыска вакытлы җил (Казанда көндез) көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International